Яңа мәгълүмати һәм сәүдә ресурслары куллануга тапшырылды

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба ‑ Агентлык) белән берлектә, «Продукциянең электрон каталогы» Котировка сессияләре» мәгълүмат системасы эшләнде.

Шулай ук Агентлык тарафыннан Биржа мәйданчыгы эшләтелеп җибәрелде. Биржа мәйданчыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль заказчыларның (сатып алучыларның) күләме 100 (400) мең сумга кадәр булган азык-төлек сатып алулары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән бергә социаль ипотека объектлары өчен төзелеш материаллары китертү өлешендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә.

Барлык сораулар буенча 8 (843) 212 24 35 телефон номеры яисә  smb.support@tatar.ru.электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International