«Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашуга гаризалар кабул итү бара

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашуга гаризалар җыю дәвам итә.

Конкурсның төп максаты булып социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешә торган оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәләрен өйрәнү һәм башкаларга тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү тора.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе турындагы тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International