Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеме утырышы булып узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең Мәскәүдә узган утырышында катнашты.

Төп мәсьәлә буларак бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен хезмәт хакларын күтәрү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары белән төзелгән килешүләрнең Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан гамәлгә ашырылуы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International