2016 елның 1 июнендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәгендә «Балачак дөньясы. Казан» 9нчы махсуслаштырылган күргәзмәсенең һәм «Без бергә» Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балалар иҗаты фестиваленең тантаналы ачылышы узды. Анда Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре катнашты.
Чара кысаларында «Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү системасы үсешенең өстенлекләре» конференциясе оештырылды.
Фестиваль кысаларында шулай ук төрле юнәлештәге балалар иҗаты күргәзмәләре уздырылды.