2015 ел йомгаклары буенча еллык хисап конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2016 елның 31 мае, сишәмбе

RAEX (Эксперт РА) 2015 ел йомгаклары буенча еллык хисап конкурсында катнашу өчен гаризалар җыю турында игълан итте.

Традицион еллык хисап, тотрыклы үсеш турында хисап/социаль хисап  һәм интеграцияләнгән хисап төзүче Россия Федерациясе һәм якын чит илләрнең барлык оешмалары да конкурста катнашырга чакырыла.

Конкурста катнашу өчен  2016 елның 1 сентябренә кадәр анкета тутырырга һәм 1 октябрьгә кадәр еллык хисапның һәм тотрыклы үсеш турындагы хисапның кәгазь версиясен түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк булачак: 127015, Мәскәү ш., а/я 49 («Эксперт РА») яисә 101455, Мәскәү ш., Бумажный проезд, 14, 1 корылма, Анатолий Назарук  өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International