Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «бер тәрәзә» системасы аша күрсәтелә торган дәүләт хезмәтенең ачыклыгын тәэмин итү турындагы күрсәтмәсе уңышлы башкарыла

2016 елның 15 гыйнвары, җомга


Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның  «бер тәрәзә» системасы аша күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең ачыклыгын тәэмин итү турындагы күрсәтмәсе уңышлы үтәлә, дип хәбәр итте  2016 елның 14 гыйнварында Россия икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев үзенең Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) челтәрен үстерү турындагы чыгышында.  

Әйтик, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә төбәкләр тарафыннан башкарылган эш йомгакларына караганда, Россиядә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдаланучы халыкның күләме 2015 ел нәтиҗәләре буенча 94,2%ны тәшкил иткән, бу планда каралган 90% урынына. Сүз бөтен ил буенча 12 мең нокта турында бара, шуларның 2,7 меңгә якыны – КФҮләрдә, 10 меңгә якыны зур булмаган торак пунктлардагы территориаль яктан аерымланган бүлекчәләрдә урнашкан. 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр окруларында КФҮнең 50 филиалы,  халык саны 1 мең кешедән арткан 281 авыл җирлегендә 292 ераклаштырылган гариза кабул итү тәрәзәсе эшли. Республикада төзелгән КФҮ челтәре 90% халыкка КФҮ хезмәте күрсәтә. Татарстан Республикасы КФҮ эше турында тулырак мәгълүмат, элемтә һәм филиаллар эше режимы хакында белешмә, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр КФҮ порталында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International