2015 елның 24 сентябрендә үткәрелгән РФ Хөкүмәте утырышында төбәкләрдә һәм җирле үзидарә органнарында җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан федераль закон проекты хупланды.
Беренчедән, закон проектында төбәкләрдә һәм җирле үзидарә органнарында җайлау йогынтысын бәяләүне, эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы барлык актлар проектларына карата түгел, ә бәлки актлар проектлары эшкуарлар өчен яңа йөкләмәләр керткән һәм гамәлдәгеләрен үзгәрткән очракларда гына үткәрү тәкъдим ителә.
Икенчедән, закон проекты тарафыннан төбәк үзәкләре булып тормаган муниципаль берәмлекләрдә җайлау йогытысын бәяләүне үткәрү мәҗбүрияте, ирекле тәртип кертелеп, юкка чыгарыла.