Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 6 августындагы 809нчы карарына ярашлы рәвештә, 2015 елның 18 августыннан юридик зат яисә шәхси эшкуар өчен үзе турында ЕГРЮЛ яки ЕГРИПдан өземтәләрне кәгазь формада алу түләүле булачак.
ЕГРЮЛ яки ЕГРИПдан мәгълүматны электрон формада алуны Федераль салым хезмәте сайтында бушлай башкарырга мөмкин.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнарның гариза бирүчедән ЕГРЮЛ яки ЕГРИПдан өземтәләр таләп итәргә хаклары юк.