Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 13 августындагы 1554-р номерлы күрсәтмәсе белән артык һәм (яки) бер-берсен кабатлый торган процедураларны юкка чыгару, һәм шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның тулы исемлеге турында» 2014 елның 30 апрелендәге 404 карары белән расланган торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның тулы исемлегенә кертелгән процедураларны гамәлгә ашыруны камилләштерү өчен кирәкле федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары һәм ведомстволар актлары проектларын әзерләү буенча чаралар планы расланды.
Чаралар планын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә хәзерге вакытта кирәкле процедуралар исемлеге шактый кыскартылачак –14 процедура исемлектән төшерелә, 33 процедура башка җиде процедура белән алмаштырыла (берләштерү аша), дүрт процедураны үткәрү тәртибе һәм срогы оптимальләштерелә.