Россия Икътисадый үсеш министрлыгында дәүләт һәм муниципаль контроль һәм күзәтчелек турында яңа федераль закон проекты буенча эш дәвам итә

2015 елның 21 августы, җомга

Административ реформалар үткәрү буенча Хөкүмәт каршындагы комиссиянең башкарма хакимият федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышында каралган «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) нигезләре турында» федераль закон проекты редакциясе, текстның кыскартылуына һәм форматына кертелгән кайбер мөһим  үзгәрешләргә карамастан, асылда, элегрәк Россия Федерациясе Хөкүмәтенә каралуга юнәлдерелгәненнән артык аерылмый.

Административ реформалар үткәрү буенча Россия Федерациясе  Хөкүмәте каршындагы комиссиянең башкарма хакимият федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышында фикер алышулар нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән фикерләрне исәпкә алып, федераль закон проектын эшләп бетерергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International