2015 елның 20 августында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (Фонд) микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (ТР КУЭС) алынган гаризаларны карау буенча чираттагы утырышын уздырды.
Комиссия ТР КУЭСнан алынган гомуми бәясе 4 000 000 сумлык 4 гаризаны карады. Утырыш нәтиҗәләре буенча, комиссия тарафыннан табылган җитешсезлекләр юкка чыгарылган очракта, гомуми бәясе 2 000 000 сум булган 2 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.