Мәгълүмат системасы буларак бәйсез теркәгечнең эш принципларын ачыклаган закон проекты эшләнде. Әлеге система
электрон сәүдә мәйданчыкларында сатып алуларны үткәргәндә башкарылган гамәлләрне һәм вакыйгаларны теркәүне тәэмин итә.
«Бәйсез теркәгеч» системасы катнашучылар һәм заказчылар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен булдырылган һәм үткәрелгән электрон аукционнар турындагы мәгълүматны саклауны һәм резервацияләүне, һәм шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәттә килеп туган бәхәсле очракларда әлеге мәгълүматтан файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Рәсми гомумроссия сайты (zakupki.gov.ru) кулланучылары өчен әлеге системадан файдалана алу мөмкинлеге инде тудырылган.