Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә, Инфраструктур һәм белем бирү программалары фонды тарафыннан Бизнесны инновацияле үстерү буенча «Технократ» яшьләр проектлары конкурсы игълан ителде.
«Технократ» конкурсы «УМНИК» программасы кысаларында аккредитация алган һәм РОСНАНО мәйданчыгында оештырыла.
Чарада катнашырга чакырылалар: техник вуз аспирантлары һәм студентлары, яшь галимнәр һәм фәнни хезмәткәрләр, техник проект командалары, РФнең 18 яшьтән 28 яшькәчә булган гражданнары (элегрәк «УМНИК» программасында җиңмәгәннәр).
Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат алу һәм катнашуга гаризаларны бирү (2015 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәр) өчен, сайтка мөрәҗәгать итегез.