Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча бәйге старт алды

2015 елның 28 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 августындагы 614нче карарына ярашлы рәвештә, республикада авыл җирлекләренә грантлар бирүгә бәйге старт алды.
Бәйге республика авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү һәм авыл территорияләрендә социаль мөһим проблемаларны хәл итү буенча авыл җирлекләре җирле үзидарәләренең эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында уздырыла.
Бәйге барышында авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең түбәндәге күрсәткечләре буенча бәяләнәчәкләр: халыкның уртача еллык саны, авыл җирлегенең бер кешесенә исәпләгәндә салым һәм салым булмаган керемнәре күләме, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (100 кешегә) саны, мөгезле эре терлекнең баш саны, авыл җирлегенең бер кешесенә исәпләгәндә торак тапшыру күләме, авыл җирлегенең гомуми юллары озынлыгында каты өслекле юллар озынлыгының өлеше (процентларда), авыл җирлеге территориясендә башкарылган җинаятьләр саны (100 кешегә).
Бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләр 1әр миллион сум бюджет акчасы белән бүләкләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International