2015 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика территориясендә логистика үзәкләрен урнаштыру программасын эшләү сорауларына багышланып үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә «2014–2020 елларга Татарстан Республикасының транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы кысаларында, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектында чагылыш тапкан транспорт-логистика челтәре кластерын үстерүнең төп нигезләмәләре белән бәйлелектә, Татарстанда бердәм логистика системасын төзүнең зарурлыгы сораулары тикшерелде.