Хакимият органнарыннан телефон аша җавап ала алу рейтингы буенча Татарстан 7 урында

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе субъектларында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне электрон төргә күчерү сыйфатын мониторинглау нәтиҗәләре Россия субъектлары башкарма хакимиятенең югары органнары вәкилләре өчен видеоконференция форматында уздырылган семинарда яңгыраш тапты. Мониторинг уздырылган 83 Россия субъектының һәркайсында 50 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү тикшерелгән.
2014 елда беренче тапкыр Россия субъектларында телефон аша хакимият органнарына җитә алу мөмкинлегенә мониторинг үткәрелгән. Мониторингның беренче дулкыны вакытында gosuslugi.ru порталында урнаштырылган телефон номерларының бары тик 55%ы гына эшли дип табылса, икенче дулкын нәтиҗәләре буенча 87% номер шалтыратучыга җавап биргән.
Хакимият органнарының телефон буенча ачык, һәркем җитә алырлык булуы рейтингында Татарстан Республикасы, Әстерхан, Ленинград һәм Воронеж өлкәләре кебек үк, 7 нче урынны алган. Шалтыратып каралган 13 телефон номеры буенча 81% очракта җавап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International