Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе проектын эшләүнең барышы турында фикер алыштылыр

2014 елның 7 июне, шимбә

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») проектын эшләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Леонтьев үзәге белгечләре сөйләде.


Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» ЯЧҖ консорциумы җитәкчелегендә («Шәһәр планлаштыру лабораториясе», AV Group, Социологик тикшеренүләрнең бәйсез үзәге ҖЧҖ, Социаль сәясәт бәйсез институты, Ernst & Young компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.


«Стратегия 2030» актуальлеге Татарстанны нәтиҗәле үстерү, регионның Россиядә һәм бөтен дөньяда региональара конкуренциянең төп юнәлешләре һәм төп тармакара икътисадый комплекслар киселешендә конкурент позицияләрен ныгыту, шулай ук татарстанлыларның тормышы сыйфатын тотрыклы үстерү зарурлыгыннан килеп чыга.


Бүген эшләнгән эшләр турындагы нотыклар белән «Стратегия 2030» проекты экспертлары Ирина Карелина, Борис Жихаревич һәм башкалар чыгыш ясады.


Аерым алганда, Ирина Карелина хәбәр иткәнчә, проект буенча күп эш эшләнгән, аның төп максаты – республиканың киләчәген глобаль конкуренциягә чыдам, алга киткән регион буларак күрүне билгеләү, гамәлләрнең төп юнәлешләре буенча билгеләнгәннәрне гамәлгә ашыруны беркетү. Тикшеренү этабы тәмам, диде ул, хәзер стратегик анализ алып барыла. Без даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә эшлибез, дип белдерде Ирина Карелина, белгечләр белән очрашабыз, фикер алышулар, конференцияләр оештырабыз. Барлыгы 100 чара уздырылды – «түгәрәк өстәлләр», эзләнү конференцияләре, семинарлар, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре, муниципаль районнары җитәкчеләре белән очрашулар.


Моннан тыш, проектка багышланган сайт эшли (http://tatarstan2030.ru).


Проектның төп приоритетлары турында җентекләп Борис Жихаревич сөйләде. Регион өчен иң беренче приоретитет кеше капиталы, пространство һәм инфраструктура, шулай ук нәтиҗәле идарә булырга тиеш, диде.


Борис Жихаревич, шулай ук ул 10 елдан соң көтеләчәк үсешенең төп тенденцияләрен билгеләде (яңа технологияләр, яңа профессияләр һәм башкалар).


2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алышканда Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International