Хәзерге вакытта Татарстанда 257 кече технологик компания (КТК) исәпләнә. Республика аларның саны буенча Рәсәй төбәкләре арасында дүртенче урында тора.
КТК саны буенча беренче өч урында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе урнашкан.
2026 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстанда 252 кече технологик компания исәпләнде, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 80 компаниягә (47% ка диярлек) күбрәк. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча республика КТКларының уртача кереме 251 млн сум тәшкил иткән (РФ буенча уртача күрсәткечтән 134%).
Татарстанның кече технологик компанияләренең күпчелеге сәнәгать (25%) һәм мәгълүмати технологияләр (16%) өлкәсендә эшчәнлек алып бара.
Еш кына мондый компанияләр ясалма интеллект, яңа үзлекләре булган материаллар, робототехника, микроэлектроника, биотехнологияләр эшләү, шулай ук зур мәгълүматларны саклау һәм программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнәләр.
Рәсәй буенча барлыгы 6 955 КТК эшчәнлек алып бара.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында кече технологик компанияләргә ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыралар. Әлеге чараларга финанс ярдәме, интеллектуаль милек залогы астында поручительлек, түбән ставкалар буенча лизинг һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды (ЭЯФ), ТР Төбәк лизинг компаниясе (ТР ТЛК) һәм ТР Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелә торган башка продуктлар керә.
Шулай ук ел саен республикада “Ел инновациясе” фәнни-технологик проектлар һәм компанияләр конкурсы үткәрелә, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” КБҖ Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә уза. Конкурста катнашу өчен гаризаны чара сайтында бирергә мөмкин.
Моннан тыш, КТК статусы дәүләт ярдәменең федераль чараларына да юл ача, алар арасында инновацияләргә ярдәм фонды грантлары, сәнәгать ипотекасы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташламалы кредит, Сколково микрогрантлары һәм башкалар.
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында.