Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советы вәкилләре сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләсе турында сөйләштеләр
2013 елның 27 декабре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре Тататрстан сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чаралары турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Рөстәм Миңнеханов утырышны ачканда билгеләп үткәнчә, республика икътисадында вазгыять гади түгел. Билгеләнгән тенденцияләрне исәпкә алып, 2013 нче елда тулай төбәк продукты күләме 2012 ел дәрәҗәсеннән 2 % артачак. Сәнәгать производствосы индексы, 2012 нче ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 101,2 % тәшкил итәчәк.
Бу шартларда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруы һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү сәнәгать өчен төп максатлар булып тора, дип белдерде ТР Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда республикада хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше 2,4 % тәшкил итә, һәм бу бик аз. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге көндә хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары реаль хезмәт хакы үсешеннән калыша.
Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге турында төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше тармаклары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлегенә анализ ясалган.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен, продукциянең үзкыйммәтен киметергә, аның сыйфатын яхшыртырга, шулай ук производство күләмен арттырырга кирәк. Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше тармагының 87 зур предприятиесеннән 48е тотрыклы рәвештә эшли, 27сендә хезмәт җитештерүчәнлеге кимегән, 12сендә түбән хезмәт җитештерүчәнлеге булганы ачыкланган. 2013 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча химия һәм нефть химиясе сәнәгатенең берничә предприятиесендә, 2013 елның беренче яртыелллыгы белән чагыштырганда, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше кимегән
Хезмәт җитештерүчәнлегенң кимүенә тышкы һәм эчке факторлар тәэсир итә. Тышка факторлар арасында Равил Зарипов тышкы базарда продукциягә ихтыяҗның кимүен, кайбер экспорт позицияләрендә дөнья бәяләренең кимүен, эчке факторлардан – энергия йөртүчеләргә һәм тимер юлларда (транспорт хезмәтләренә) тарифларның артуын, мораль һәм физик яктан җиһазларның, технологияләрнең тузганлыгын, югары квалификацияле кадрларның булмавын атады.
Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, химия, нефть химиясе, машина төзелше тармклары предприятиеләре өчен, 2014 нче елга хезмәт җитештерүчәнлген арттыру чаралары буенча “юл картасы” эшләнгән һәм расланган.
Машина төзелшендә кайбер предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше темпын саклый, шул исәптән, оборона-сәнәгать секторы предприятиеләре. Равил Зарипов үсеш нокталары буларак, “Мастер” Кама индустриаль паркын (ел нәтиҗәләре буенча, 30 млрд.сум күләмендә продукция чыгару көтелә), “Алабуга” МИЗн (30 млрд.сумнан артык), “Химград” технополисын (15 млрд. руб.) атады.
Равил Зарипов сүзләренчә, 2016 нчы елга ТРда машина төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1,7 тапкырга арттыру көтелә, нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә - 2 тапкырга.
Равил Зарипов хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен кораллар сыйфатында инновацион икътисадның үсешен һәм гомуми күләмдә инновацион продукциянең өлешен арттыруны, Лин-технологияләрен (Lean Thinking), ERP-системасын һәм SAP-программаларын куллануны, энергияне сакчыл куллану программасын тормышка ашыруны, персоналның квалификациясен даими рәвештә арттыруны атады.
Энергияне саклау технологияләрен куллану турында доклад белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “Энергияне саклау технологияләре үзәге” идарәсе рәисе директоры Евгений Мартынов чыгыш ясады.
Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм лин-технологияләрен куллану хисабына производствоның конкурентлыгын арттыру турында “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде. Ул, предприятиенең конкурентлыгын арттыру өчен, түбәндәге чараларны билгеләде: инновацияләр куллану, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, производство чыгымнарын киметү, персоналны мәҗбүри рәвештә укыту.
Предприятиеләрдәге вазгыять турында нотык белән “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеров, “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ генераль директоры Дамир Шамсин чыгыш ясады.
Төбәкнең һәм андагы предприятиеләрнең конкурентлыкка мөмкинлеген арттыру принциплары турында “Леонтьев үзәге” генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча чыганак үзәге директоры Борис Жихаревич сөйләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз