«2014-2016 еллар периодына кече һәм урта эшкуарлык үсешенең юл картасы» проекты иҗтимагый тикшерүгә куелды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 24 декабрендә Гранд Отель Kazanның Зур конференц-залында «Хакимият һәм бизнес хезмәттәшлеге: Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкны үстерүнең яңа мөмкинлекләре» республика конференциясе узды.
Конференция алдагы өч елга программ чаралар, кече һәм урта бизнесны үстерүнең яңа ысулларын эшләү максатында оештырылды.
Конференциянең уникаль форматын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, «2014-2016 еллар периодына кече һәм урта эшкуарлык үсешенең юл картасы», ягъни чынлыкта тармак үсешенең перспектив планы катнашучылар тикшерүенә куелды.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин мөрәҗәгать иттеләр. Хакимият һәм бизнес вәкилләренә эшкуарлык үсешенә керткән өлешләре өчен грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International