2014 елга кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затларны тикшерүне үткәрү планы расланды
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2014 елга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затларны тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа җәлеп итәбез, тикшерелүчеләр составы буенча да, тикшерү үтәчәк дата буенча да планда күрсәтелгән мәгълүмат ел дәвамында үзгәреш кичермәячәк.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.