Рәсәйнең эре маркетплейсларында Татарстанның барлык районнарыннан продукция тәкъдим ителгән

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча илнең иң эре маркетплейсларында республиканың барлык муниципалитетларыннан 73 меңнән артык Татарстан сатучысы теркәлгән. Бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,1% ка күбрәк. 

Платформалы икътисадны үстерү икътисадтагы структур үзгәрешләрнең, базарларның нәтиҗәлелеген күтәрүнең һәм заманча цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертүнең төп факторларыннан берсе булып тора.

Республика селлерларының күбесе Казанда (28 меңнән артык), Чаллыда (8,9 мең), Яшел Үзәндә ( 2,9 мең), Түбән Камада (2,5 мең) һәм Әлмәттә (2,4 мең).

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) мәгълүматлары буенча, татарстанлылар барыннан да бигрәк азык-төлеккә сарыф итә. Аннан соң “Мебель һәм өй өчен товарлар”, “Цифрлы һәм көнкүреш техникасы”, “Кием һәм аяк киеме” категорияләре бара. Бишлекне “Автозапчастьлар һәм автоаксессуарлар” категориясе йомгаклый.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда үз товарларын сатучы Татарстан онлайн-сатучылары саны 6% ка диярлек арткан һәм 72 меңгә якын тәшкил иткән. 2020 ел ахырыннан 2025 елга кадәр Татарстаннан маркетплейсларда сатучылар саны 55 тапкырга арткан.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән интернет-сәүдә сегментында эшләүчеләргә ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыра. Чаралар “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында күрсәтелә һәм ташламалы займнар, лизинг продуктлары, шулай ук гарантияле ярдәмне үз эченә ала, инструментларның бер өлеше партнерлык (ислам) финанслау принципларына нигезләнә. 

Финанс ярдәменнән тыш, республика бизнесына компанияләр үсешенең бөтен циклын: укудан алып экспорт эшчәнлегенә кадәр, колачлый торган финанс булмаган чаралар пакеты да бар. 

Ярдәм чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең номеры 8 (843) 524-90-90 һәм ТР Икътисад министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International