ТР Икътисад министрлыгында Татарстан икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды

2025 елның 26 сентябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Пелевин Олег рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды. 

Чарада министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ («Честный знак» маркировкасы системасы) вәкилләре катнашты. ВКС режимында төзелеш товарлары белән бәйле эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы республика бизнес-бергәлеге вәкилләре катнашты. 

Эш төркеме утырышы кысаларында бизнеска ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук товарларны маркировкалау буенча эксперимент кысаларында 2025 елның 1 сентябреннән старт алган төзелеш билгеләнешендәге товарларны мәҗбүри маркировкалау турындагы нигезләмәләр каралды.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Кондратова Наталья үз чыгышында билгеләп үткәнчә, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итүнең төп бурычы –  искергән яки тузган җиһазларны яңартуга, җитештерү бинасын киңәйтүгә яки яңартуга, эчке җитештерү процессларын үзгәртеп коруга юнәлдерелеп гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән аларны цифрлаштыруга һәм оптимальләштерүгә, шулай ук җитештерү циклы срокларын, чимал һәм әзер продукция логистикасына чыгымнарны кыскарту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә конкурентлык сәләтен арттыру. 

Шулай ук министр урынбасары билгеләп үткәнчә, рефинанслау ставкасы кимүгә бәйле рәвештә, федераль программалар буенча процент ставкалары кими, республика программалары буенча ташламалы нигез саклана. Моннан тыш, республикада яңа продуктлар эшләтеп җибәрү исәбенә микрофинанс ярдәмен алучылар даирәсе киңәя. 

Төзелеш продукциясен мәҗбүри маркировкалау мәсьәләләре буенча агымдагы елның 1 сентябреннән керүче мәҗбүри маркировкалау продукциясе исемлеге, шулай ук 2026 елның 1 декабреннән үз көченә керә торган яңалыклар әйтелде.

«Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ проектлары җитәкчесе Александр Писанко чарада катнашучыларга «Честный знак» маркировкасы системасына тоташтыру өчен нинди адымнар ясарга кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International