Дәүләт Советы утырышында беренче утырышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителде.
Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән закон белән республика законында кулланыла торган «яшелчәчелек, бакчачылык» тәгъбирләмәсе төгәлләштерелә. Законда расланган яңа тәгъбирләмәнең сизелерлек аермасы булып бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлегенең гражданнар тарафыннан коммерцияле файдалану өчен түгел, ә нәкъ менә үз ихтыяҗлары өчен гамәлгә ашырылуын күрсәтү тора.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, яңа терминология эшкуарларга мөлкәти ярдәм күрсәтүнең бер формасына караган җир кишәрлекләренең хокукый режимын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә.
Хәзер бакча җирләре эшкуарларга мөлкәти ярдәм төрләре исемлегеннән төшереп калдырылган.