Татарстанда МИЗ идарәче компанияләре өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайттылар

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы утырышында мөлкәткә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон белән оешмалар мөлкәтенә салым буенча федераль ташламаның гамәлдә булу вакыты озайтыла, шулай ук аның гамәлдә булуы техник-гамәлгә кертү махсус икътисадый зоналарының идарәче компанияләренә кагыла.

Салым ташламасы МИЗ идарәче компанияләре балансында исәпкә алына торган күчемсез милеккә кагылачак. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, закон проектын тәкъдим иткәндә, салым салуның ташламалы режимы 2025-2028 елларда исәпләнгән салым суммасының 4,55% күләмендә салым түләүне, шулай ук 2029-2031 елларда исәпләнгән салым суммасының 50% күләмендә салым түләүне күздә тота.

Өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Солуянов, ташламалы чор берничә ел дәвамында гамәлдә булачак, бу компанияләргә, бер яктан, салым салуның яңа шартларына әкренләп җайлашырга мөмкинлек бирәчәк, икенче яктан, үзләренең финанс чыгымнарын оптимальләштерергә һәм махсус икътисадый зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

 «Ахыр чиктә әлеге чаралар икътисадый үсешкә һәм илкүләм икътисадның конкурентлык сәләтен арттыруга ярдәм итәчәк», – диде депутат.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International