Татарстан Республикасының икътисад министры «Развитие» сәнәгать паркы төзелешенең барышы белән танышты

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Развитие» сәнәгать паркы төзелешен карады һәм аның резидентлары белән күреште.

Чаллыда урнашкан «Развитие» сәнәгать паркының 1 һәм 2 чиратлары 100% ка тулган. Чаллы сәнәгать паркының 3 чиратындагы 13 резидент төзелеш стадиясендә.

2022 елдан сәнәгать паркларын үстерүнең тоткарлаучы факторларын бетерү өчен сәнәгать паркларын инженерлык һәм юл инфраструктурасы белән «тулыландыру» программасы Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. 

Татарстан бюджеты һәм Чаллы шәһәре муниципаль бюджеты хисабына юл инфраструктурасы, электр һәм газ белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен төзү эшләре алып барыла.

Мидхәт Шаһиәхмәтов төзелеш барышы белән танышты һәм сәнәгать паркы резидентлары белән аларның киләчәк үсеш планнары турында сөйләште.

Икътисад министры ассызыклаганча, сәнәгать парклары бизнеска тиз эшләтеп җибәрү һәм үсеш өчен әзер инфраструктура бирә. Парк резидентлары салым ташламаларыннан, энергия чыганакларына субсидияләрдән, ташламалы финанслаудан һәм башка ярдәм чараларыннан файдаланалар. Шуның аркасында компанияләр бушаган акчаларны модернизациягә, яңа җиһазларга, штатны киңәйтүгә һәм хезмәт хакларын арттыруга юнәлтә алалар.

Хәзерге вакытта республикада 100дән артык сәнәгать паркы эшли, аларның территориясендә 1 750дән артык резидент эшли, ә булдырылган эш урыннарының гомуми саны 72 меңнән артып киткән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча сәнәгать парклары резидентлары җитештерә торган продукция Татарстан Республикасының барлык сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10% өлешен тәшкил итте. 2024 елда резидент компанияләрнең гомуми әйләнеше 560 миллиард сумнан артып киткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International