Татарстанда «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясенең төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс инженер һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә, намуслы һәм фидакарь хезмәтне популярлаштыруга, яшьләрне һөнәри үсешкә стимуллаштыруга, шулай ук остазлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.
Катнашучыларның гаризалары алты номинациядә бәяләнгән: «Технологик лидер», «Иң яхшы остаз», «Яшь белгеч», «Гаилә хезмәт династияләре», «Ветераннар советы» һәм «Хезмәт патриотик тәрбиясе».
Республика этабына барлык юнәлешләр буенча барлыгы 158 гариза бирелгән. Оештыру комитеты тарафыннан һәр категориядә өчәр җиңүче билгеләнгән.
«Технологик лидер» категориясендә:
«Иң яхшы остаз» категориясендә:
«Яшь белгеч» категориясендә:
«Гаилә хезмәт династияләре» категориясендә:
«Ветераннар советы» категориясендә:
«Хезмәттә патриотик тәрбия» категориясендә:
Премиянең финал этабында катнашу өчен түбәндәге җиңүчеләр номинацияләнгән:
Конкурсның финалы 2025 елның 11-14 ноябрендә Мәскәүдә БИОТ-2025 күргәзмәсе кысаларында узачак.