Татарстан бизнесы ташламалы лизинг дәүләт программалары буенча 120 млн.сумга якын ярдәм алды

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

2025 елда Татарстан эшкуарларына ташламалы лизинг дәүләт программалары буенча 120 млн.сумга якын җиһаз сатып алуга ярдәм күрсәтелгән.

Бизнеска ташламалы лизинг ярдәме «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү институтларының берсе булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Региональ лизинг компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елның 8 аенда ташламалы лизинг программалары кысаларында республика икътисадының реаль секторы предприятиеләренә үзебезнең ил җиһазларын сатып алу өчен 120 млн.сумга якын ярдәм күрсәтелгән.

Ярдәм алучылар арасында машина төзелеше һәм металл эшкәртүдә (45%), шулай ук азык-төлек һәм җиңел сәнәгатьтә (44%) эшчәнлек алып баручы компанияләр өстенлек итә.

Моннан тыш, августтан лизинг компаниясе тарафыннан эшкуарлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм хезмәткәрләре МХО зонасында хезмәт иткән эш бирүчеләр тарафыннан Россия җиһазларын сатып алуга ташламалы финанслауга юнәлдерелгән «МХО лизинг ярдәме» яңа продукты эшләтеп җибәрелде.

Программа шартлары буенча, аванс түләве 15% тан 49% ка кадәр булганда, еллык 5% белән 20 млн.сумга кадәр лизинг алырга мөмкин.

Ташламалы лизинг ярдәме буенча тулырак мәгълүмат алу өчен бизнеска ярдәм итүнең Бердәм элемтә үзәгенә 524-90-90 «кайнар линия» телефоны аша яисә сайтта мөрәҗәгать итәргә мөмкин: https://fpprt.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International