17 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week-2025 (KDW) халыкара форумы мәйданчыгында «Ясалма интеллект аша технологик лидерлык: яңа офыклар һәм чакырулар» пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Пленар утырышта РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов, статс-секретарь — мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева, ВТБ президенты – идарә рәисе урынбасары Вадим Кулик, «БАРС Груп» компаниясе генераль директоры Тимур Әхмәров катнашты. Модератор булып журналист Дмитрий Щугорев чыгыш ясады.
Чара спикерлары технологик суверенитетка ирешүдә илебезнең IT-чишелешләренең роле турында фикер алыштылар. Максут Шадаев билгеләп үткәнчә, Татарстанда IT-тармакның үсеш темплары тулаем Россия белән чагыштырганда югарырак. Биш ел эчендә республикада үсеш 4,4% тәшкил иткән.
KDW форумы ун төп тематиканы үз эченә ала – мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрдән алып интеллектуаль транспорт системаларына, финанс технологияләренә һәм киберкуркынычсызлыкка кадәр.
Форум кысаларында 140 тан артык чара узачак, алар арасында РФ Цифра министрлыгының стратегик сессиясе, төрле өлкәләрдә ясалма интеллект кертүнең реаль кейсларын тәкъдир итү, блокчейн-технологияләр һәм криптоиндустрия форумы, конференцияләр, секцияләр, хакатоннар, вебинарлар, вакансияләр ярминкәсе һәм башка чаралар булачак.
KDW халыкара форумы 17-19 сентябрьдә Казанда уза. Чарада 76 илдән 20 меңнән артык кеше катнашачак. Эшлекле программа 160тан артык секцияне үз эченә ала, аларда 1, 2 меңнән артык спикер чыгыш ясаячак. Экспертлар, аерым алганда, дәүләт идарәсендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында, киберкуркынычсызлык, финтех һәм интеллектуаль транспорт системаларында цифрлы технологияләр темалары буенча фикер алышачак.
Беренче тапкыр форум Татарстанда 2020 елда узды, ә 2023 елда бу чара федераль статус алды.