Татарстанда МХО катнашучы-хезмәткәрләре булган эшкуарлар комплекслы финанс ярдәменнән файдалана ала, моңа гарантияләр бирү һәм 1%лы займ керә.
«МХО ярдәм» продукты шартлары буенча, 25 млн.сумлык поручительлек һәм еллык 1% белән 5 млн.сумга кадәр ташламалы займнан 3 елга кадәр срокка МХОда катнашучылар яки ветераннар яки аларның туганнары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы белән хезмәт килешүе төзегән яки контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән компанияләр файдалана ала. Шулай ук мондый компанияләргә еллык 5% белән 20 млн.сумга кадәр лизинг ярдәме дә бирелергә мөмкин.
Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелә.
Комплекслы программа белән Казаннан кондитер эшләнмәләре җитештерүче файдаланды, командага МХО катнашучысы да керә.
Бизнесның яңа юнәлешләрен киңәйтү һәм үстерү өчен Татарстан җитештерүчесе «МХО ярдәм» гарантияле продукты кысаларында займ акчаларын җәлеп итте. ТР Гарантия фонды эшкуарга 3,5 млн. сумлык килешү буенча поручитель булып ярдәм күрсәтте, шуның нәтиҗәсендә эшкуар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондында еллык 1% белән 5 млн. сум күләмендә займ акчаларын алды. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Гарантия фондының комиссион түләве бирелгән поручительлек суммасының нибары 0,1% өлешен тәшкил итте.
Алынган акчаларны эшкуар яңа җиһазлар сатып алуга, интерьерны яңартуга һәм кафе ребрендингына, шулай ук өйдә пешерелгән ризыклар һәм икмәк белән кибетләр челтәрен ачуга юнәлтергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда август башына МХО катнашучы-хезмәткәрләре булган эшкуарларга МСП.РФ цифрлы платформасы аша ярдәм итүнең махсуслаштырылган программалары буенча 229 млн.сумнан артык акча бирелгән. Корпорация мәгълүматлары буенча ветераннарның 80% артыгы хезмәт күрсәтү, гомуми туклану, туризм һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә үз бизнесларын ачарга тели.