Көнчыгыш икътисадый форум кырларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Россия Банкы статс-секретаре – Рәис урынбасары Алексей Гузнов белән эшлекле очрашуы булды.
Очрашу барышында яклар «Партнерлык финанслары турында» 417-ФЗ номерлы федераль законга күптән түгел кабул ителгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирделәр.
Төп темалар булып норматив-хокукый базаны алга таба камилләштерү перспективалары, килешүләр һәм партнерлык (ислам) финанслары операцияләре өчен стандартлар эшләү торды. Агымдагы елның 24 сентябрендә узачак Россия банклары ассоциациясе советы утырышына әзерлеккә аерым игътибар бирелде.