Көнчыгыш икътисадый форумы (ВЭФ) быел Россиянең Азия Һәм Глобаль Көньяк илләре белән партнерлыгын үстерү өчен мөһим мәйданчык ролен раслады. Кытай, Монголия, Һиндстан, Япония һәм Лаостан күпсанлы делегацияләр килде.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм перспективалы инвестиция проектлары буенча Кытай Халык Республикасы һәм Һиндстан Республикасы — Азия төбәгенең ике эре икътисады һәм Россиянең төп партнерлары вәкилләре белән мөһим очрашулары булды.
Очрашу барышында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуның конкрет юнәлешләре һәм заманча икътисадый чынбарлык контекстында эшлекле даирәләр арасында хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре каралды.
Сөйләшүләр уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру һәм Татарстан базарында үз урыннарын киңәйтү мәсьәләләренә юнәлтелде.