Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) генераль директоры Светлана Чупшева рәислегендә бизнес алып баруның максатчан шартларының милли моделен гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә гадәттәгечә Россиядә инвестицион климат сыйфаты буенча лидерлар рәтенә кергән Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Динар Шакиров республикада эшлекле климатны яхшырту өчен төзелгән системалы эш турында җентекләп сөйләде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән инвестицион климатны яхшырту буенча проект офисы, оператив штаб булдырылды, 2012 елдан Инвестицион совет расланды.
Ул ассызыклаганча, Татарстанда милли модель күрсәткечләренә ирешү өчен конкрет чараларны үз эченә алган комплекслы «юл картасы» расланган инде.
Республикада бизнес өчен процедураларны тизләтүче һәм гадиләштерүче цифрлы коралларга аерым игътибар бирелде:
· «Татарстан инвестицияләрен контрольдә тоту» ИС (КИТ) — «бер тәрәзә» режимында проектлар реестрын алып бару һәм мониторинглау.
· «Бердәм килештерүләр Кабинеты» (ЕКС) — инженерлык инфраструктурасына тоташу вакытын күп тапкырга кыскартырга мөмкинлек бирә (90 көннән 15 көнгә кадәр).
· «Үтәли инвестиция агымы» проекты кысаларында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән бергәләп эшләү 3 ел эчендә инвестиция-төзелеш циклын 45% ка кыскартырга мөмкинлек бирде.
«Татарстан тәҗрибәсе, „Смартека“ платформасында урнаштырылган иң яхшы тәҗрибәләрне дә кертеп, илнең башка төбәкләренә дә актив тарала. 2025 елда эшләтеп җибәрелгән бизнеска ярдәм итү Бердәм элемтә үзәге эшкуарлык бергәлеге белән турыдан-туры һәм кире элемтәне тәэмин итә, ярдәм чараларын бизнесның реаль ихтыяҗларына максималь юнәлдерә», - дип хәбәр итте министр урынбасары.
Динар Шакиров үз чыгышы ахырында Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчелегенә һәм командасына республика хакимияте төбәк органнарының инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре буенча башкарылган эшенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.