Татарстанда «Зеленая долина» МИЗ 5 яңа инвесторны берләштерәчәк

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

«Зеленая долина» махсус икътисадый зонасы эшләтеп җибәрелгәннән соң анда төп биш инвестор эшчәнлек алып барырга планлаштыра. МИЗ якорь резидентларының барлык проектлары биотехнологияләр өлкәсендә гамәлгә ашырылачак, бу Татарстанда профильле кластер булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Зеленая долина» МИЗ резидентлары белән килешүләр төзү һәм аларның эшчәнлеген тикшереп тору буенча вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы билгеләнде.

Татарстан Республикасының Зәй районында урнашкан яңа МИЗ проектлары биотехнологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән һәм төрле юнәлешләрне үз эченә ала: техник авыл хуҗалыгы культураларын, мәсәлән, җитенне тирәнтен эшкәртүдән алып биоашламалар, сорбентлар һәм биологик актив өстәмәләр җитештерүгә кадәр.

Модификацияләнгән җитен сүс җитештерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булачак, ул химия тармагында һәм махсус лак-буяу катламнары ясаганда да зур ихтыяҗга ия.

Хәзерге вакытта Россиядә бу продукцияне җитештерү күләме бик аз. «Зеленая долина» МИЗда — чималны беренчел эшкәртүдән алып ахыргы продуктны алуга кадәр, җитештерү циклын булдыру планлаштырыла. Аны, махсус икътисадый зона территориясендә бердәм технологик линия булдырып, берничә резидент компания гамәлгә ашырачак.

«Зеленая долина» МИЗ төзү турында килешү Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Зәй районы башкарма комитеты һәм «Алабуга-2. Нефтехимия» идарәче компаниясе тарафыннан төзелгән. Тиешле карарны элегрәк Россия Хөкүмәте раслаган иде. Планлаштырылган инвестицияләрнең гомуми күләме - 15 млрд.сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International