Кичә Казанда Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач рәислегендә «Контроль (күзәтчелек) чаралары кысаларында дәүләт хакимияте органнары белән уртак бурычларны хәл итү турында» киңәшмә узды.
Росаккредитация җитәкчесе Идел буе федераль округы буенча Росаккредитация идарәсе белән барлык федераль хезмәтләрнең һәм территориаль ведомстволарның ведомствоара хезмәттәшлек итү кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук Хөкүмәт алдында торган бурычларны хәл итү өчен барлык катнаш ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуның мөһимлеген ассызыклады.
Төп доклад белән Идел буе федераль округы буенча Росаккредитация идарәсе җитәкчесе Юлия Данилина чыгыш ясады. Ул идарә вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда, Росаккредитациянең төп вәкаләтләре өлешендә федераль башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирде:
· юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга илкүләм аккредитацияләү системасында аккредитация үткәрү;
· аккредитацияләнгән затлар эшчәнлегенә федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыру;
· туры килү сертификатлары бланкларын бирүне оештыру;
· сынау лабораторияләренең тиешле лаборатория практикасы принципларын үтәвен тикшереп тору;
· реестрлар булдыруны һәм алып баруны оештыру;
· билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә башка вәкаләтләр.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева Идел буе федераль округы буенча Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт идарәсе белән хезмәттәшлек һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү өлкәсендәге нәтиҗәләр турында сөйләде. Идел буе федераль округы буенча Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт идарәсе белән хезмәттәшлек кысаларында илкүләм рейтинг күрсәткечләрендә уңай динамика күзәтелә:
· уздырылган тикшерүләр саны 2024 елдагы 288 дән агымдагы елның беренче 7 аенда 4 кә кадәр кимегән;
· мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү системасы җайга салынган;
· кисәтүләр бирү механизмы актив кулланыла.
2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында икенче урынны саклап калды һәм бизнесны үстерү өчен шартларны яхшырту өстендә эшне дәвам итә.
Үзара хезмәттәшлекне яхшырту буенча тәкъдимнәр белән Росприроднадзор, Россельхознадзор, Росстандарт, Татарстан таможнясы, Роспотребнадзор, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм прокуратура органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Йомгаклап, Росаккредитация җитәкчесе Дмитрий Вольвач һәм киңәшмәдә катнашучылар контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аккредитация өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәүне тәэмин итү өчен дәүләт хакимияте органнарының җайга салынган эшенең мөһимлеген билгеләп үттеләр.