Агымдагы елның алты аенда республикабызның 200гә якын эшкуары Татарстан Республикасы Гарантия фондының 1,3 млрд сумлык гарантия ярдәменнән файдаланган. Бу аларга бизнеска 5,2 млрд сумлык заем финансларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Татарстан эшкуарларына «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелә.
Иң күп гарантияле ярдәмне республиканың җитештерү секторы алган. Бирелгән поручительлекләрнең гомуми күләме 300 млн.сумга якын, ягъни Татарстан Республикасы бизнесына күрсәтелгән ярдәм күләменең 26,5% өлешен тәшкил итә.
Хезмәт күрсәтү өлкәсеннән эшкуарлар алган гарантияле ярдәм күләме – 24%, төзелеш өлкәсеннән – 20,8% һәм авыл хуҗалыгыннан 13,9% тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган эшкуарларга бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга кертемнәргә, башка максатларга 70 млн.сумга кадәр поручительлек ярдәмен күрсәтә.
Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы эшкуарлар өчен поручительлеккә түләү поручительлек суммасыннан еллык 1%, ә башка заемчылар өчен еллык 1,5% тәшкил итә.