Ярты ел эчендә Татарстанның онлайн-сәүдәсендә селлерлар саны 6% арткан

2025 елның 1 августы, җомга

2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстанда онлайн-сатучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% арткан. Интернет-кибетләрнең гомуми саны 71 меңнән артып киткән. 

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) мәгълүматлары буенча, 2025 елның беренче яртыеллыгында татарстанлылар барыннан да күбрәк азык-төлек продуктларына сарыф иткәннәр. Аннан соң «Мебель һәм өй өчен товарлар», «Цифрлы һәм көнкүреш техникасы», «Кием һәм аяк киемнәре» категорияләре бара, бишлекне «Цифрлы товарлар» категориясе йомгаклый.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда үз товарларын сатучы Татарстан онлайн-сатучылары саны 13% ка диярлек арткан һәм 68 меңгә җиткән.

2019 ел ахырыннан 2024 елга кадәрге чорда Татарстаннан маркетплейсларда сатучылар саны 212 тапкырга арткан, эксперт бәяләүләре буенча еллык әйләнеш 265 тапкырга арткан — 290 млн.сумнан 80 млрд.сумга кадәр. 2024 елда һәр Татарстан селлерының уртача еллык кереме 1,2 млн.сум тирәсе булган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үзенең ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары белән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә интернет-сәүдә өлкәсендә ярдәм күрсәтә.

Республикада 2023 елдан 2025 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган интернет-сәүдәгә ярдәм итү блогы КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен логистика һәм электрон сәүдә буенча форумнар, конференцияләр уздыру, халыкара электрон мәйданчыклар белән хезмәттәшлекне киңәйтү, продукция кабул итү пунктларының географиясен киңәйтү, шулай ук логистика компанияләре белән үзара хезмәттәшлекне оештыру чараларын үз эченә ала. Шулай ук логистик бүлү үзәкләрен төзегәндә ташламалар бирелә һәм эшкуарлар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен укыту программалары гамәлгә ашырыла.

Ярдәм чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International