Татарстанда МХО катнашучы эшкуарларга 180 млн.сумнан артык акча онлайн бирелгән

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 180 млн.сумнан артык акча МХО катнашучы эшкуарларга МСП.РФ цифрлы платформасы аша ярдәм итүнең махсуслаштырылган программалары буенча бирелгән. Республикада микрозаймнар еллык 1% ставкасы буенча бирелгән.

Барлыгы Россия буенча эшкуарлар – махсус операциядә катнашучылар һәм КУЭ – МХО  ихтыяҗлары өчен техника белән тәэмин итүчеләр агымдагы ел башыннан МСП.РФ аша онлайн 270 млн.сумнан артык акча җәлеп иткән. Махсус шартларда дәүләт микрофинанс оешмаларында җиде регионнан эшкуарлар акча алган. Алар өчен уртача ставка 3,4% тәшкил итә.

Төбәкләр арасында иң түбән ставканы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды (1%) биргән. Шундый ук ставка буенча микройзаймнар Пермь краенда бирелгән. Алга таба ставкалар дәрәҗәсе буенча Орлов өлкәсе (4,5%), Кырым Республикасы (5%) һәм Омск өлкәсе (5,25%) бара.

ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкка ярдәм итүчы ведомство буйсынуындагы институтлар белән берлектә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча үз бизнесын ачуда һәм үстерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра.

Татарстанда үз бизнесын алып баручы яисә ачарга планлаштыручы МХО катнашучыларына комплекслы ярдәм тәкъдим ителә, ул түбән ставкалар буенча финанс программаларын, продукцияне сертификацияләүне финанслашу хезмәтләрен, компанияләр хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне, шулай ук товарларны һәм хезмәтләрне рекламалауны үз эченә ала. Ярдәм чараларының һәрберсе белән МСП.РФ сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International