Татарстанда 40тан артык чыгарылыш укучысы идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы дипломнары белән бүләкләнде

2025 елның 25 июле, җомга

Казан федераль университетында идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чыгарылыш укучыларының гомуми саны 41 кеше тәшкил итте.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева мөрәҗәгать итте.

«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән Президент программасында катнашучыларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм! Бүгенге катлаулы геосәяси чынбарлыкта икътисадый тотрыклылыкны ныгытуга һәм конкурентлык сәләтен арттыруга, шулай ук халыкара эшлекле багланышларны киңәйтүгә юнәлдерелгән инновацион идеяләр булдырырга сәләтле югары дәрәҗәдәге квалификацияле идарәчеләр әзерләү аеруча мөһим», – дип билгеләде министр урынбасары.

Сәрия Сираҗиева чыгышында программаның республиканың кадрлар резервын формалаштырудагы әһәмиятен һәм идарә итүнең ясалма интеллект һәм алдынгы бизнес-модельләр кебек яңа коралларын үзләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук министр урынбасары билгеләп үткәнчә, программа нәтиҗәләре буенча чыгарылыш укучыларының 60% ы вазыйфаларында күтәрелгән, күпләр үз бизнесларын булдырган һәм бизнес проектларын уңышлы гамәлгә ашырган. 

Министр урынбасары Казан федераль университетының профессор-укытучылар составына идарәче кадрларны сыйфатлы әзерләүләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

Татарстан Президент программасында катнашкан беренче төбәкләрнең берсе булды. Аны гамәлгә ашыру чорында республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең 2600дән артык җитәкчесе һәм белгече әзерләнгән, алар арасында КАМАЗ, Татнефть, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Казанкомпрессормаш, Татэнерго, КАПО, Данафлекс-Нано, КИП Мастер, КЭР холдинг, Таткабель заводы һәм башкалар бар.

Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы Татарстан Республикасында 1998 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм төбәктә кадрлар резервын формалаштыруның нәтиҗәле коралы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International