Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан эшкуары 10 млн.сум җәлеп иткән

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелгән гарантияле ярдәм нәтиҗәсендә Казаннан лак-буяу материаллары җитештерүче предприятиене үстерүгә 10 млн.сум заем акчасы алган.

«Стеллар» ҖЧҖ компаниясе 2018 елда оештырылган. Компаниянең төп эшчәнлеге полиграфик буяулар, лаклар һәм мастиклар җитештерү.

2024 елда компаниянең алга таба үсеше өчен эшкуарга заем акчалары кирәк булган, аны алу өчен үз залог тәэмин ителеше җитмәгән. Компаниягә ТР Гарантия фонды ярдәм итте, ул «Ярдәм–2024» ташламалы гарантия продукты кысаларында килешүне рәсмиләштергәндә 5 млн.сумлык поручитель булды. 

Гарантияле ярдәм аркасында Татарстан эшкуары финанс оешмасыннан 10 млн.сум заем акчаларын алып, аны җитештерүне үстерүгә юнәлтә алды. Ярдәм нәтиҗәсендә «Стеллар» компаниясе 2024 елда 83,7 млн.сум күләмендә табыш алган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 54% ка күбрәк. 

Шулай ук компания хезмәткәрләренең уртача саны 7 кешегә арткан. Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре эшкуар белән Фондның ташламалы продуктлары кысаларында гарантия ярдәме күрсәтү буенча алдагы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 

Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча ТР Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелә. 

Ярдәм чаралары буенча тәфсилле консультацияне телефоннар аша алырга мөмкин: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International