Татарстанның яшьләрен һәм яшь эшкуарларын топ-спикерлар белән бизнес алып бару буенча онлайн-программага чакыралар

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Республиканың эш башлаучы эшмәкәрләрен, шулай ук яшьләрне һәм студентларны «Росмолодёжь.Предпринимай» Бөтенроссия проектының онлайн-укыту программасына чакыралар.

Программа яшь эшкуарларның һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән кызыксынган яшьләрнең эшкуарлык компетенцияләре дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. 

Чара бизнесның конкрет юнәлешләрендә теоретик белемнәрне киңәйтергә, экспертлардан актуаль темалар буенча практик тәкъдимнәр һәм тәҗрибәле эшмәкәрләрдән индивидуаль тикшерү алырга, шулай ук үз бизнес-планыңны язарга мөмкинлек бирәчәк.

Программа 30 июньнән 16 ноябрьгә кадәр барачак, катнашуга гаризалар инде укыту программасының сайтында кабул ителә https://молодежь-развивайся.рф/contests/4e997e72-d46d-4b5a-b6c6-03cdd2780d42 

Укулар кысаларында катнашучылар 10 тема-модульне өйрәнү мөмкинлеген алачак, аларның һәрберсенә 1 атна бирелә. Алар арасында: 

1. Компанияне үстерү стратегиясен төзү

2. Бизнес-планлаштыру

3. Дәүләт ярдәменең хокукый аспектлары һәм чаралары

4. Компаниянең бизнес-процесслары һәм структурасы

5. Бизнеста идарә һәм финанс хисабы

6. Команда белән идарә итү

7. Маркетинг һәм сатулар

8. Сөйләшү күнекмәләрен үстерү

9. Компания җитәкчесенең шәхси бренды

10. Масштаблаштыру һәм халыкара базарларга чыгу

Программа спикерлары арасында Москвичева Ольга (Ozon коммерция директоры), Аббакумов Дмитрий («Леонардо» ҖЧҖ директоры), Теняев Семен (Tenchatка нигез салучы) һәм башкалар бар.

Ярдәм чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International