Технологик прогресс мәсьәләләре 18 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумында узган "Технологик ландшафт: инновацион сектор үсешен нинди трендлар билгели" сессиясенең төп темасы булды. Татарстан Республикасы предприятиеләрдә роботлаштыруны гамәлгә кертү буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде.
Сессиянең аеруча актуальлеге РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларга, аерым алганда, технологик лидерлыкка ирешүгә бәйле.
Шул максаттан, 2025 елдан башлап, Россиядә "Яңа материаллар һәм химия", "Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары", шулай ук "Транспорт мобильлеген сәнәгый тәэмин итү" илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла.
Инжиниринг компанияләре Татарстанда югары технологияле продукция булдыруга юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда төп роль уйныйлар. Цифрлы трансформациянең төп факторлары булып ясалма интеллект, биотехнологияләр, квант исәпләүләре, экологик чиста энергетика һәм роботлаштыру тора. Бу юнәлешләр динамикалы үсешле һәм икътисад структурасын үзгәртергә сәләтле инновацион алгарышлар өчен зур потенциалы белән аерылып тора.
Татарстан предприятиеләрдә заманча технологияләр кертүгә һәм җитештерү процессларын автоматлаштыруга тотрыклы тенденция күрсәтә һәм җитештерү процессларын роботлаштыру буенча лидер регионнар бишлегенә керә. Хәзерге вакытта республика предприятиеләрендә 1385 сәнәгать роботы кулланыла.
Җитештерү процессларын роботлаштыру буенча беренче урында Мәскәү өлкәсе кала, аннан соң Санкт-Петербург, Самара өлкәсе һәм Мәскәү килә.
Форум барышында экспертлар дәүләтнең илкүләм проектлар буенча алдынгы технологияләр булдыруда катнашучы инжиниринг компанияләренә нинди ярдәм күрсәтүе һәм бу предприятиеләр алдында нинди перспективалар ачылуы турында фикер алыштылар.
Инновацияләрне стимуллаштыручы һәм заманча технологик ландшафт формалаштыручы уңышлы стартаплар һәм масштаблы технологик компанияләр роленә аерым игътибар бирелде.
Сессиядә катнашучылар шулай ук үсеш процессында стартаплар очраша торган проблемалар һәм кыенлыклар турында фикер алыштылар. Төп каршылыкларга квалификацияле белгечләр җитмәү, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа базарларга җайлашу кыенлыклары кертелде. Бу проблемаларны хәл итү өчен бизнес һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле модельләре, шулай ук югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләү системасын булдыру тәкъдим ителде.