"Минем бизнес" үзәге Татарстан эшкуарларыннан персоналны укыту һәм квалификациясен үзгәртү өчен финанс ярдәме алуга гаризалар кабул итә башлады. Программа укыту чыгымнарының 70% кадәр өлешен компенсацияләүне күздә тота, әмма һәр хезмәткәргә 300 мең сумнан артык түгел. Әлеге ярдәм чарасы "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Тәкъдим ителгән программа буенча Татарстанның 25 компаниясе белем алган инде. Персонал сайлау, менеджмент һәм сату, бухгалтерлык хисабы, шулай ук маркшейдерлык эше укытуның иң кирәкле юнәлешләре булды.
Хезмәттән 2024 яисә 2025 елларда экспорт контрактларын уңышлы гамәлгә ашырган экспортка юнәлтелгән кече һәм урта предприятиеләр (КУЭ) файдалана ала. Шулай ук эшкәртү производстволарында яки мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге эшчәнлектә махсуслашкан предприятиеләр, Татарстанда теркәлгән сәнәгать парклары резидентлары, шулай ук кече технологик компания (МТК) статусына ия КУЭ файдалана ала.
Гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында сылтама буенча кабул ителә: https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/support/tatarstan/86/form/?companyId=296037
Программа хезмәткәрләрнең төп компетенцияләрен үстерүгә, аларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә һәм бизнесны уңышлы үстерү өчен кирәкле күнекмәләргә ия булуга юнәлдерелгән. Иң кулай укыту программасын сайлау шулай ук эшкуарда кала.