Киңәшмәдә АГЗРТ, ТР буенча МКФХ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, туклануны оештыру һәм төзелеш тармагы буенча заказчыларны җитәкләүче профильле министрлыклар, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнашты.
Көн тәртибе кысаларында дәүләт һәм муниципаль контрактлар төзегәндә һәм аларны үтәгәндә эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кызыксынган органнар белән берлектә сатып алу процедураларының үтәкүренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыруга, коррупция куркынычын киметүгә, республиканың социаль учреждениеләрендә сыйфатлы туклануны тәэмин итүгә һәм эшкуарлар өчен конкурентлы мохит үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләде.