Татарстанда төбәк туризмын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2025 елның 27 мае, сишәмбе

2025 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән төбәктә туризм өлкәсен үстерү һәм кунакчыллык мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Республикада туристлар агымының шактый артуы күзәтелә. Фаразлауларга караганда, 2025 елда ул 4,4 млн кешегә җитәчәк, бу 2005 ел күрсәткечләреннән 11 тапкырга артыграк. Татарстанның туризм индустриясендә 45 меңнән артык кеше эшли, ә республика туристлар агымы күләме буенча Россиядә 7 нче урында тора.

Киңәшмә барышында катнашучылар муниципаль районнарда туристлар агымын үстерүнең потенциаль нокталары турында фикер алыштылар, үсешне тоткарлаучы факторларны һәм кирәкле ярдәм чараларын билгеләделәр.

Якындагы елларда республикада берничә эре проект гамәлгә ашырылачак, моңа, шул исәптән, Лаеш районында инвестицияләрнең гомуми күләме 24 млрд сумнан артык булган "Казан марина" туристлык территориясен төзү дә керә. Шулай ук 2023 елда илкүләм туристлык маршруты статусын алган "Бөек Идел юлы" төбәкара туристлык проектын үстерү дә дәвам итәчәк.

Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Республикасында туристлар агымын арттыру һәм Россиянең алдынгы туристлык регионнары арасында аның позицияләрен ныгыту өчен эшнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International