Татарстанда Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итүгә багышланган ярминкәдә республиканың барлык районнарыннан 120 үзмәшгуль катнашты. Өч ярминкә көнендә катнашучыларның кереме 2 млн.сум тәшкил иткән.
23 майдан 25 майга кадәр Бауман урамында «Мин бит инде ул Татарстан» бренды астында узган ярминкәдә 120 үзмәшгуль һәм эшкуар катнашты. Ярминкә Татарстанда Россия эшкуарлыгы көнен масштаблы бәйрәм итү чараларының берсе булды.
Республика эшкуарларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлауда Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов аларның һәркайсының төбәк иминлегенә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Эшкуарлык яңа эш урыннары булдыра, салым керемнәрен арттыра, инновацияләргә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Әмма иң мөһиме – яңа тип – уңышлы, бәйсез, үзгәрешләргә һәм алар өчен җаваплылык кабул итәргә әзер кешеләр формалаштыра. Илебезнең киләчәге һәм республикабызның иминлеге нәкъ менә эшкуарлар кулында дип ышанам!» — диде министр.
Сәүдә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә үзмәшгульләргә бирелгән бушлай брендлы сәүдә урыннарында узды. Ярминкәне оештыру урыны итеп Казанның иң җанлы һәм туристлар урамы сайланды, бу сатып алучыларның югары трафигын һәм 2 млн.сум табышны тәэмин итте.
Татарстан Икътисад министрлыгында искәртүләренчә, төбәк тәңгәллеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга этәрү өчен Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ел саен «Мин бит инде ул Татарстан» бренды астында ярминкәләр үткәрә. Инициатива 2019 елда эксперименталь салым режимы башланганнан бирле гамәлгә ашырыла. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.
Бүген республикада 390 меңнән артык үзмәшгуль гражданин исәпләнә. Махсус салым режимы кертелгәннән бирле Татарстандагы үзмәшгульләр 230 млрд.сумга якын акча эшләгән, ә түләнгән салымнарның гомуми суммасы 8,5 млрд.сум тәшкил иткән.
Ярминкәне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге оештыра.