Татарстанда 13 номинациядә иң яхшы экспортерларны сайлап алачаклар

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстанда «Ел экспортеры» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Лауреатлар 13 номинациядә игълан ителәчәк. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында Россия эшкуарлыгы көненә багышланган. 

Конкурста катнашуга бөтен республикадан 249 гариза килгән – башкала экспортерларыннан тыш, Чаллы, Зеленодольск һәм Әлмәт районыннан эшкуарлар аеруча активлык күрсәткән. Бирелгән гаризалар күләме республиканың КУЭ секторыннан экспортерларның гомуми саныннан 10% чамасы тәшкил итә, бүген аларның саны 2 мең компания тамгасыннан артып китә. 

Лауреатлар төбәкне федераль дәрәҗәдә тәкъдим итә һәм моның өчен өстәмә баллар алырга мөмкин. Төп номинацияләрдә җиңүчеләр приз сыйфатында чит илләрдә индивидуаль стенд белән халыкара күргәзмәдә катнашачаклар. Чара кече һәм урта бизнес субъектлары арасында Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлеген стимуллаштыру һәм үстерү, шулай ук товарлар һәм хезмәтләр экспортының алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен үткәрелә.

Иң яхшы экспортерларны сәнәгать, хезмәт күрсәтү, агросәнәгать комплексы, югары технологияләр өлкәләрендә, шулай ук «Иң яхшы хатын-кыз-экспортер», «Ел алгарышы» һәм «Яшь эшкуар-экспортер» номинацияләре буенча сайлап алачаклар.

Моннан тыш, креатив индустрияләр, социаль эшкуарлык, яңа экспорт продукты, зур экспорт географиясе, иң экзотик ил һәм иң яхшы гаилә компаниясе өлкәсендә өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

Бүләкләү тантанасы Казанда, 28 майда, 15:00 сәгатьтә Эшкуар йортында узачак. Конкурс Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан төбәк Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International