Татарстанда үзмәшгуль гражданнар саны арткан – агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны республикада 8,3% ка артып, 386 957 кешегә җиткән.
Махсус салым режимы кертелгәннән бирле Татарстанның үзмәшгуль халкы 230 млрд.сумга якын акча эшләгән, ә түләнгән салымнарның гомуми суммасы 8,3 млрд.сум тәшкил иткән.
Үзмәшгульләр арасында иң киң таралган эшчәнлек төрләре – ремонт һәм төзелеш. Шулай ук транспорт һәм мәгълүмат хезмәтләре, маркетинг, йөк ташу, үзебездә җитештерелгән продукция җитештерү, фатирларны арендага бирү, IT-өлкә һәм башка юнәлешләргә ихтыяҗ бар.
Төбәк тәңгәллеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга этәрү өчен Татарстан Хөкүмәте һәм ТР Икътисад министрлыгы ел саен «Мин бит инде ул Татарстан» бренды астында ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алар өчен катнашу бушлай.
Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итү кысаларында 23-25 майда бөтен республикадан үзмәшгульләр бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Бауман ур., 20 (Фәннәр академиясе янындагы мәйдан). Чараны «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге оештыра.
Катнашуга гаризаны онлайн калдырырга мөмкин: https://мсп.рф/services/support/tatarstan/88/