Ясалма интеллект Татарстан эшкуарларына тикшерүләргә әзерләнергә ярдәм итәчәк

2025 елның 16 мае, җомга

Татарстанда бизнеска тикшерүләргә һәм контроль органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә әзерләнергә ярдәм итә торган чат-бот булдырылды. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Сыналган бизнес» платформасының һәм чат-ботны сынауда катнашучы эшкуарлар арасында ясалма интеллект кулланып, ресурска интеграцияләнгән роботлаштырылган ярдәмченең яңа мөмкинлекләрен тәкъдир итүне оештырды.

2018 елдан башлап «Сыналган бизнес» Татарстан эшкуарлары өчен оператив мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге законнар таләпләре турында актуаль мәгълүматлар бирә. Ресурс бизнес ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып даими рәвештә яңартыла. 

Чат-ботны гамәлгә кертү бизнесның юридик якланганлыгын арттыра һәм эшкуарга булачак тикшерүгә әзерләнергә - контроль чарасы вакытында гамәлләр алгоритмын алырга, инспектор сораган документларны тапшыруны нигезләргә ярдәм итә, контроль чараның төп этаплары турында сөйли. 

«Ясалма интеллект эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә, шул исәптән эшкуарлыкта алмаштыргысыз ярдәмчегә әверелә, үсеш, процессларны оптимальләштерү һәм табышны арттыруның төрле мөмкинлекләрен бирә. Чат-бот эшкуарлар соравы нигезендә «Сыналган бизнес» ресурсына кертелде. Инструмент актуаль мәгълүматны оператив рәвештә бирергә, бизнес алып бару мәсьәләләре буенча консультация бирергә һәм тикшерү уздыру процессын озата барырга сәләтле», – дип билгеләде икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова.

Ясалма интеллект шулай ук планлаштырылган тикшерүләр турында да хәбәр итәчәк. 

«Чат-ботның функционалы, кулланучылардан уңай кире элемтәне һәм законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, даими камилләштереләчәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитацияләү һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры  Александр Вдовин  эшкуарлар өчен ясалма интеллект кулланып роботлаштырылган ярдәмчегә кертү буенча төбәк тәҗрибәсен билгеләп үтте. Шулай ук сервис уңай бәяләмәләр алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International