Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре һәм хуҗалык итүче җәмгыять вәкилләре өчен бушлай белем бирү семинары узды

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

2013 елның 13 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конференц-залында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан хезмәт күрсәтүләрне, эшләрне, товарларны сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында сатып-алуларны оештыру теориясе һәм практикасы» темасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре һәм хуҗалык итүче җәмгыять вәкилләре өчен бушлай белем бирү семинарлары уза.

Эш кагыйдәләре 223.agzrt.ru мәгълүмати-сатып алу системасында һәм 223etp.zakazrf.ru сәүдә мәйданчыгында. Cеминар программасында – «Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы» ДУП вәкилләре Владимир Аксенов һәм Наталья Грицких чыгышы, шулай ук аудитория биргән сорауларга җаваплар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International